Кешелек яман шешне җиңә алырлык көчкә ия түгел дип исәпли билгеле онколог – Русия милли тикшерү медицина университетының онкология һәм гематология кафедрасы мөдире Сергей Румянцев.
Аның әйтүенчә, кешелек кара чәчәк чиренә каршы тору әмәлен тапкан, әмма йогышлы авыруларны да, онкологик чирләрне дә дөнья йөзеннән юкка чыгару мөмкин түгел, аларны бары контрольдә тотарга гына була. Шуңа фән алдында “авыруның озак һәм бәхетле яшәвенә ярдәм итү” бурычы тора, дигән фикердә эксперт. Аның фикеренчә, бүген күпчелек очракта дәвалаулар кешеләргә озак еллар тулы тормыш белән яшәү мөмкинлеге бирә алмый. Шулай да технологияләр үсешә һәм киләчәктә бу юнәлештә уңышлар булыр дип исәпли Румянцев.
Соңгы чорда яман шеш белән авыру очраклары аеруча ешайган кебек. Моңа карата белгечнең үз фикере. Диагностика үсешкән саен кешенең үлем сәбәпләрен ачыклау мөмкинлекләре артты, ди ул. Шуңа яман шеш белән авыручылар саны күбәйгән кебек күзаллау килеп туа. Шул ук вакытта диагностика уңышлары ярдәмендә яман шешне башлангыч стадияләрдә ачыклау чирне дәвалауда яхшы нәтиҗәләр бирә, дип белдерә эксперт.
Әйтергә кирәк, онкологик авырулар белән көрәш “Сәламәтлек” милли проектының төп юнәлешләренең берсе булып тора. Дөньяда үлемгә китерүче сәбәпләр арасында яман шеш чирләре икенче урында килә. Мондый хәл Русиягә дә хас. Галимнәр дәлилләвенчә, яман шешнең кайсыбер төрләреннән үлү очракларын шактый киметергә һәм авыруларның гомерен озынрак һәм уңайлы итәргә була.