Республикада каты коммуналь калдыкларны чыгару өчен халыкның – 70,5 проценты, юридик шәхесләрнең 82,5 проценты гына түли икән.
Экспертлар фикеренчә, бу проблема квитанцияләрдә суммаларның дөрес язылмавына, шулай ук түбән сыйфатлы хезмәтләргә түләргә теләмәү белән бәйле.
Республиканың Экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, халыкның төбәк операторлары алдында 750 миллион сумнан күбрәк бурычы җыелган. Ә төбәк операторлары, үз чиратында, подрядчикларына 300 миллион сумнан артык әҗәткә кергән.
Әйткәндәй, төбәк операторлары фирмаларны хезмәтләндерүгә барлыгы 21,1 мең килешү төзегән, аларның яртысы диярлек – Уфада һәм аңа якын урыннарда. Эшкуарлар тагылган нормативларга түләүдән баш тарта, ә төбәк операторлары, тиеш булсалар да, аерып җыелган калдыкларны чыгарырга теләми. Әле чүпнең 30 проценты аерып җыела, 15 проценты сортларга аерыла.
Түрәләр административ чаралар белән генә йогынты ясый ала дип аңлатты Башкортстанның экология министры вазифасын башкаручы Урал Искәндәров. Әле төбәк операторларына 337 протокол буенча 265 мең сум штраф салынган.
Чүп өстенә чүмәлә булды бу чүп реформасы: әйләнәбез дә кайтабыз, әйләнәбез дә язабыз. Чөнки бу реформага кагылышлы мәсьәләләр чүпнең үзе кебек көннән-көн арта, кешеләрне борчыган сораулар көннән-көн күбәя. Халыкны иң нык борчыганы – чүпнең вакытында чыгарылмавы, контейнерлар һәм мәйданнар җитмәү, чүпкә түләү хакы һәм ташламалар булмау, ди Урал Искәндәров.