Барлык яңалыклар
Милли проектлар
3 ноябрь 2019, 14:15

Эшлә дә, салымын да түлә...

2020 елдан илнең бар төбәкләрендә дә үзмәшгульләр өчен салым кертмәкчеләр.

2020 елның 1 июленнән илнең бар төбәкләрендә дә үзмәшгульләр өчен салым кертмәкчеләр.


Бу хакта Русиянең финанслар министры Антон Силуанов хәбәр итте.
Бүген илнең дүрт төбәгендә: Мәскәүдә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә һәм Татарстанда үзмәшгульләр 2019 елдан башлап салым түли. Беренче вице-премьер әйтүенчә, Финанслар министрлыгы әлеге сынауның барышын өйрәнәчәк һәм кимчелекләре булса, алар өстендә эшлиячәк. Әле ил буенча 240 меңнән күбрәк кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән. Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Мишустин сүзләренчә, 250 меңнән артык кеше үзмәшгуль статусын алган.
Финанслар министрлыгы әзерләгән закон проектына ярашлы, 2020 елның 1 гыйнварыннан яңа салым режимы Русиянең 19 төбәгендә эшли башлаячак. Алар – Санкт-Петербург, Ленинград, Воронеж, Волгоград, Түбән Новгород, Новосибирск, Омск, Ростов, Самара, Сахалин, Свердловск, Төмән һәм Чиләбе өлкәләре, Красноярск һәм Пермь крайлары, Ненец һәм Ямал-Ненец автоном округлары, Ханты-Манси автоном округы – Югра һәм, әлбәттә, Башкортстан.


Үзмәшгульләр физик шәхесләр белән эшләсә, керемнәреннән – 4 процент, компанияләр белән эшләгән очракта керемнәреннән 6 процент салым түли.

Читайте нас: