Инвалид Гомумрусия халык фронтының республика бүлегенә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән һәм ярты елдан соң ул яшәгән подъездга, ниһаять, уңайлы пандус урнаштырганнар. Биредә хәрәкәтләре чикләнгән гражданнар өчен пандус кына түгел, лифтка илтүче баскыч та уңайсыз булган. “Фронтовиклар” ветеранга ярдәм итүне сорап шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән һәм бүген биредә инвалидлар өчен уңайлыклар тудырылган.