Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 ноябрь 2019, 11:35

Газ керткәндә - 100 мең сумга кадәр ярдәм!

Башкортстан Хөкүмәте аерым категория гражданнарга шәхси торак йортларына газ керткәндә акчалата ярдәм күрсәтүне күз уңында тоткан сертификатлар бирү һәм шулар буенча түләү тәртибен раслады.

Башкортстан Хөкүмәте аерым категория гражданнарга шәхси торак йортларына газ керткәндә акчалата ярдәм күрсәтүне күз уңында тоткан сертификатлар бирү һәм шулар буенча түләү тәртибен раслады.
Мондый сертификат алу хокукына Башкортстан территориясендә даими яшәүче, шәхси йорт хуҗасы булган яки милеккә хокукта өлеше булган Русия гражданнары ия. Бу категориягә түбәндәге гражданнар керә:
  • Бөек Ватан сугышында катнашканнар;
  • Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм хәрби хәрәкәтләр инвалидлары;
  • Инвалидлар;
  • Инвалид балалары булган гаиләләр;
  • Күп балалы гаиләләр.
  • Шәхси торак йортка газ кертү буенча сертификат номиналы 60 мең сум тәшкил итә.
    Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм Бөек Ватан сугышы инвалидлары, шулай ук хәрби хәрәкәтләр инвалидлары өчен бу сумма – 100 мең сум.
    Читайте нас: