Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 ноябрь 2019, 10:11

Өч меңгә якын законсыз чүплекләр табылган

Башкортстан территориясендә гомум мәйданы 2301 гектарда санкцияләнмәгән 2918 чүплек бар.

Башкортстан территориясендә гомум мәйданы 2301 гектарда санкцияләнмәгән 2918 чүплек бар.
Быелгы елның тугыз аенда 158 гектардан күбрәк булган мәйданда нибары 337 чүплекне бетерүгә ирешкәннәр. Бу гомум чүплекләр санының 11,5 % тәшкил итә. Законсыз чүплекләрне бетерү буенча барлык районнарда да эш бертигез бармый. Мәсәлән, Аскын, Бөрҗән, Бөре, Караидел һәм Куергазы районнарында эшләр башланмаган да. Законсыз чүплекләрнең иң күбе - Әбҗәлил районында.
Болар хакында хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә БР Экология һәм табигатьтән файдалану министры вазифасын вакытлыча башкаручы Урал Искәндәров сөйләде. Ул санкцияләнмәгән чүплекләрне юкка чыгару буенча эшләрнең түбән темпта баруын муниципалиттетларда акча җитмәве белән бәйле, дигән фикерне җиткерде. Аның сүзләренчә, үткән елның декабрь аенда муниципалитетлар тарафыннан чүплекләрне бетерү буенча планнар расланган булган. Гыйнвар аенда эш башланган. Беренче өч кварталда 337 чүплек юкка чыгарылган. Мәләвез, Ишембай, Илеш, Гафури, Шаран, Благовар, Дүртөйле районнарында, Уфада һәм Нефтекамада актив эш алып барылган.
Урал Искәндәров киңәшмәдә чүп-чарны яндыра торган күчмә җайланманың проекты белән таныштырган. Җайланма чүп-чарны алдан сортировкалауны таләп итми, калдыкларны 1200 градуста юкка чыгара. Зыянлы парлар булмасын өчен, аңа махсус фильтрлар куелган. Җайланманың хакы – куәтенә карап 1,5 миллион сумнан алып 35 миллион сумга кадәр баса.
Радий Хәбиров Экология министрлыгына җайланманың эш принципы белән танышырга һәм аны тикшерү өчен Росприроднадзор белгечләренә күрсәтергә кушты.
Читайте нас: