Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 октябрь 2019, 11:49

Рапс мае җибәрәбез

Башкортстанда “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты актив тормышка ашырыла.

Чишмә май заводы былтырдан бирле Европага рапс мае җибәрә. Республика авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, май өчен рапс җитештерү белән Башкортстанның 43 районынындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре шөгыльләнә. Быел рапс мае орлыгы иң күбе Авыргазы районында җитештерелгән.
-Әлеге вакытка безнең төбәктә бу культурага бирелгән мәйданның 94 проценты җыеп алынды. 50 мең тонна рапс җыелды. Былтыргы уңыш белән чагыштырганда бу 15 мең тоннага күбрәк дигән сүз, – диләр ведомствода.
Моннан тыш, предприятие октябрь-ноябрь аенда 8 мең тонна рапс орлыгы җыеп эшкәртергә тиеш. Чишмә заводының Евросоюз илләренә 3,5 мең тонна рапс мае җибәрү турында килешүе бар инде.
Читайте нас: