Республикада 2019 елның 1 гыйнварына кадәр беренче сабыйлары туган яшь гаиләләр 300 мең сумлык сертификат алырга хокуклы. “Демография” милли проектының төбәк программасы кысаларында бирелгән сертификатны ипотека каплатканда, фатир алганда яки йорт төзегәндә кулланырга мөмкин. Төп шарт буенча сертификат тугыз ай эчендә файдаланылырга тиеш һәм торак республика эчендә булырга тиеш.
“Беренче бала өчен 300 мең сум” программасы ахырына якынлаша. Анда катнашырга теләүчеләр саны бик күп булу сәбәпле, таныклык тапшыруны ике этапка бүлергә туры килгән.
Беренче этапка 2018 елның 3 сентябренә кадәр чиратка баскан гаиләләр керә. Алар өчен 200 млн сум бүләргә кирәк. Әлеге гаиләләр өчен документлар яңартылып бетү дәрәҗәсендә. Алар ноябрь аенда әзер булачак. Ата-аналарның үзләренә дә тиешле справкалар һәм документларны яңартырга туры киләчәк.
Икенче этапка 2018 елның 3 сентябреннән соң чиратка баскан 1880 гаилә керә. Алар өчен 564 млн сум таләп ителә. Ул акчалар республика бюджетында киләсе елга каралган. Димәк, сертификатларны алдагы елның башында ук алырга мөмкин булачак.