Барлык яңалыклар
Милли проектлар
30 октябрь 2019, 11:41

Бүген Уфада “Минем бизнес” форумы үтә

Уфада әлеге масштаблы бушлай эшкуарлык форумында 5 меңнән артык кеше катнаша.

Әлеге форум “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм күрсәтү” милли проектының бер өлеше булып торган “Эшкуарлыкны популярлаштыру” федераль проекты кысаларында оештырыла. Проект Владимир Путинның май указлары буенча расланган.
Мондый чара Русиянең җиде төбәгендә үтте һәм 15 мең кеше җыйды инде.
Уфада әлеге масштаблы бушлай эшкуарлык форумында 5 меңнән артык кеше катнаша.
“Уфа-Арена” мәйданында үткән форумның сәхнәсендә уңышлы эшкуарлар, экспертлар, лидерлар чыгыш ясаячак. Чараның төп максаты – җыелучыларга үз эшен үсештерергә стимул бирү, эшкуарның уңай образын тудыру һәм илдә кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү өчен дәүләт белән бизнес вәкилләренең тырышлыгын берләштерү.
Ел ахырына кадәр Русиядә мондый 25 форум үтәр дип көтелә.
Читайте нас: