Башкортстанда чүп реформасын хәл итүнең тәгаен вакытлары билгеләнде. Сыярбызмы ул вакытка?
Чүп дигәненнән котылулары уйлаганнан да катлаулы. Аңа кагылышлы мәсьәләнең четерекле якларына төбәк башлыгы Радий Хәбиров ныклы игътибар юнәлтә. БР Хөкүмәтендә үткән чираттагы утырышта файдалы казылмаларны законлы рәвештә куллану тәртибе һәм чүп реформасы турында сүз барды. Реформаның “чалгы ташка төртелгән” өлеше - чүпне түккән өчен куелган тарифларга бәйле.
– Без РФдә иң түбән хакларны билгеләдек. Бу тиешле дәрәҗәдә сыйфатлы хезмәтләндерүгә ирешеп булмасын белеп эшләнде, – диде Радий Хәбиров. – Бер ел элек бу катлаулы реформага алындык. Техника, контейнерлар урнаштырыласы мәйданнар юк, ә сораулар күп иде.
Башкортстанда әле өч меңнән артык санкцияләнмәгән чүплек бар. Аларның 270 генә юк ителде. Төбәк операторлары эшендә хилафлыклар күп. Чүпне чыгару буенча шикаятьләр бар. Кайсыбер муниципалитетларда калдыкларны урнаштыруда территориаль схема төзелмәгән.
Шул ук вакытта чүп реформасына кагылышлы күп мәсьәләләрне хәл итүгә ирештек. Әлеге вакытта Башкортстанның төбәк операторлары авыллардагы зур булмаган полигоннар өчен чүпне сортларга аеру станцияләре һәм чагыштырмача зуррак комплекслар проектларын раслады. Туймазыда, мәсәлән, елына 100 мең тонна калдык эшкәртерлек комплекс төзелә башлады.
Ел ахырына бездә контейнер мәйданнарының 75 проценты яктыртылган булырга тиеш. Бүгенгә ул 50 процент тәшкил итә. Техника сатып алу, чүпне җыюны җайга салу, эшне тәртип белән дәвам итү, финанс-икътисади эшчәнлекне анализлау шундый ук зур бурычлардан.
Радий Хәбиров “чүп реформасы” башланганнан соң ирешелгән уңышларга да тукталып үтте: чүпне чыгарган өчен бездә, Русия буенча караганда, иң түбән хаклар куелды; чүп җыю өчен мәйданнар һәм контейнерлар күләме арттырылды; төбәк операторларына яңа техника сатып алу өчен субсидия бүленде.
Радий Фәрит улы ел ахырына кадәр эшләрне җайга салырга дигән йөкләмә куйды.