Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 октябрь 2019, 10:38

Остазлыкка җиңел карамагыз

Кичә, 27 октябрьдә Уфада Бөтенрусия яшь дәүләт хезмәтчәннәре форумы үз эшен башлады. Аны БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы белән берлектә яшьләр эшләре буенча федераль агентлык оештырды.

Кичә, 27 октябрьдә Уфада Бөтенрусия яшь дәүләт хезмәтчәннәре форумы үз эшен башлады. Аны БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы белән берлектә яшьләр эшләре буенча федераль агентлык оештырды. Ул 18дән 35 яшькә кадәр 400дән артык башкарма власть федераль органнарының төрле структуралар вәкилләрен һәм югары белем бирү оешмаларының идарәчелек белгечләрен берләштерде.
Чарага рәсми стартны Федерация Советының мәгариф, фән һәм мәдәният буенча дәүләт комитеты рәисе Лилия Гомәрова бирде.
“Мондый форумның идеясе сезгә – яшь дәүләт хезмәтчәннәренә – килүе сөендерә. Без барыбыз бергә җәмгыятькә ярдәм итәрдәй яшь дәүләт хезмәтчәненең яңа, позитив образын булдырырга тиеш. Бер-берегез белән аралашыгыз, элемтәгә керегез, контактлар белән алмашыгыз. Остазлыкка җиңел карамагыз, киләчәктә аның кирәге чыгуы бар”, - дип мөрәҗәгать итте Лилия Гомәрова форумда катнашучыларга.
Читайте нас: