Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 октябрь 2019, 13:30

Бәләбәйдә индустриаль парк булачак

Бәләбәйдә индустриаль парк булачак. Башкортстан үсеш корпорациясе шул турыда белдерә.

Бәләбәйдә индустриаль парк булачак. Башкортстан үсеш корпорациясе шул турыда белдерә.
Белгечләр 100 һәм 10 гектар зурлыгындагы ике мәйданны караган. Тиздән район хакимиятендә эшкуарлар белән очрашу оештырылачак. Аларны индустриаль паркта җитештерү предприятиеләре урнаштыруның өстенлекләре белән таныштырачаклар.
2016 ел ахырында Бәләбәй шәһәренә алгарыш үсеш территориясе статусы бирелгән, бу исә катнашырга теләгән эшкуарларга сизелерлек ташламалар бирәчәк.
БР башлыгы Радий Хәбировның сентябрь указына ярашлы, 2024 елга тулаем төбәк продукты җитештерү 2 триллион сумга кадәр үсәргә тиеш. Моның өчен ике икътисади зона, 50 индустриаль, агросәнәгать һәм технопарк барлыкка китереләчәк.

Читайте нас: