Агрокомпаниянең төп юнәлеше – иген, көнбагыш, шикәр чөгендере, сөт җитештерү һәм реализацияләү. Предприятие социаль мәсьләләрне дә хәл итә – торак, юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары төзи һәм ремонтлый, төрле территорияләрне төзекләндерә. Соңгы елларда “Базы” авыл хуҗалыгы предприятиесе савым заллары белән бергә 1126 баш терлеккә тәгаенләнгән 2 сөт-товар фермасы, аркалы 6 иген склады, җитештерүчәнлеге сәгатенә 50 тонна ашлыкка тәгаенләнгән иген киптергеч, 21 торак йорт төзеде.
Бүгенге көндә республиканың 45 оешмасы – сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш тармагы предприятиеләре – белән килешүләр төзелгән. Бу хакта БР Икътисади үсеш министрлыгында хәбәр итәләр.