Барлык яңалыклар
Милли проектлар
27 октябрь 2019, 07:19

Меценатлар артырмы?

Башкортстанның күренекле эшкуарлары халыкка якынаячак.

Башкортстанның күренекле эшкуарлары халыкка якынаячак.
Билгеле эшкуарларыбызны танып, аларның ни белән шөгыльләнүен барыгыз да белеп бетермидер әле. Менә тиздән сез алар белән көн дә очрашачаксыз. Республикада билгеле эшкуарлар сүрәтләнгән баннерлар урнаштырылачак.
Агымдагы елның 1 сентябрендә Русиянең Икътисади үсеш министрлыгында “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлыкка ярдәм” милли проекты кысаларында киң масштаблы мәгълүмат һәм мәгърифәт кампаниясен җәелдереп җибәрделәр. Проект В.Путинның май указлары буенча расланды. Ул проект Башкортстанда да киң колач алачак.
- Бу проект эшкуарлыкка җәлеп итүнең бер формасын тәшкил итүче программалар җыелмасы, – ди “Республика волонтерлар хәрәкәте һәм яшьләргә ярдәм итү үзәге” директоры урынбасары Алексей Рябченко.
- Якын арада республиканың егерме районында бизнес амбассадорлары һәм эшкуарларның сурәтләре куелган баннерлар урнаштырылачак. Халык аларны белеп, эшләрен ачыктан-ачык (!) күреп торачак.
Эшкуарлар керем алып кына тукталып калмый. Алар социаль бурычларны да үтиләр – салым түлиләр, кешеләргә эш урыннары булдыру мәсьәләсен хәл итәләр. Алар, берникадәр, безнең чор геройлары. Кешеләрдә аларга карата булган тискәре карашны сындырырга вакыт. Эшкуарлар – ул дәүләт белән бер үк булып эшче мохитен тудыручылар.
Мәгълүмат компанияләрендә әйдәүче блогерларны җәлеп итеп, телевидениедә һәм радиода видео- һәм аудиороликларны күрсәтә башларга кирәк,– ди белгеч.
Проект кысаларында эшкуарлыкка теләге булган кешеләрне ачыклау максаты да тора.
14-17 яшьлек егет-кызларны да бу проектка җәлеп итәчәкләр. Бу эшчәнлек аң-белем эстәүче чаралар, бәйгеләр аша эшләнәчәк. Анда республиканың 2000 өлкән сыйныф укучыларын җәлеп итү күзаллана.
Болай булгач, меценатлар артачак һәм без аларны танып, белеп, хөрмәт итеп торачакбыз!
Читайте нас в