Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 октябрь 2019, 05:58

Социаль объектлар интернетлы булды

Дәүләкән районында социаль объектларны интернетка тоташтыру тәмамланды.

Дәүләкән районында социаль объектларны интернетка тоташтыру тәмамланды.
“Мәгълүмати инфраструктура” федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Башкортстанның Дәүләкән районында халкы 100 кешедән алып меңгә кадәр булган торак пунктларында социаль әһәмияткә ия объектларны югары тизлекле интернетка тоташтыру тәмамланды.
“Интернетка 10 социаль объект тоташтырылды. Шулар арасында – Исмәгыйль, Соколов, Сергиополь, Поляков, Имай-Карамалы, Кадергул ФАПлары, Хөсәен, Микәш һәм Исмәгыйльдәге мәктәпләр, шулай ук Дәүләкәндәге 117нче санлы янгын сүндерү часте”, – дип хәбәр итте Башкортстанның информатизацияләү һәм “Ачык Республика” системасы эшчәнлеге сораулары буенча дәүләт комитетының матбугат сәркәтибе Алевтина Даутова.
“Мәгълүмати инфраструктура” проекты “РФ санлы икътисады” милли программасы кысаларында тормышка ашырыла. Милли проект кысаларында ФАПларны, янгын сүндерү частьләрен һәм авыл хакимиятләрен интернетка тоташтыруның минималь тизлеге - 10 Мбит/с, авыл мәктәпләрендә – 50 Мбит/с, шәһәрләрдә 100 Мбит/с.тан ким булырга тиеш түгел.
“Югары тизлекле интернет авыл ФАПларында эшләүче фельдшерларга пациентларны табибка приемга язарга, белгечләрдә консультация алырга мөмкинлек бирәчәк, - ди Алевтина Даутова. – 2021 ел азагына кадәр төбәктә барлыгы 2774 социаль объектны интернетка тоташтыру планлаштырыла”.
Читайте нас: