Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 октябрь 2019, 08:09

Фольклориадага үзебездән 300 миллион сум бүленәчәк

Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрүгә Башкортстан үзенең 300 млн. сум акчасын юнәлтәчәк.

Бөтендөнья Фольклориадасын үткәрүгә Башкортстан үзенең 300 млн. сум акчасын юнәлтәчәк.
Бу хакта 2020-2022 елларда бюджет проекты турында сүз барган хөкүмәт киңәшмәсендә финанс министры вазифасын вакытлыча башкаручы Лира Игтисамова хәбәр иткән. Федераль бюджеттан да 464 млн. сум бүленүе көтелә.
Мәдәният тармагына ел саен 6,6 млрд. сумнан күбрәк акча тотынырга ниятлиләр. 2020 елга “Культура” милли проекты кысаларында мәдәният учреждениеләрен яңартуга 400 млн. сум акча бүләнәчәк.
“Иҗат кешеләре” проектына бүленәчәк сумма (сәләтле яшьләрне әзерләү) – ел саен 50 млн. сум, бер грантның күләме – 50 мең сум.
Читайте нас: