Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 октябрь 2019, 05:52

Безнең табиблар уникаль операция ясады

Башкортстан хирурглары яман шештән зарарланган телне реконструкцияләү буенча уникаль операция үткәрде.

Башкортстан хирурглары яман шештән зарарланган телне реконструкцияләү буенча уникаль операция үткәрде.
Хирурглар бригадасы бу уникаль операцияне 25 октябрьдә Республика онкология диспансерында ясады. Табиблар аны “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында медучреждениегә алынган өр-яңа җиһаз – операция микроскопын файдаланып эшләде.
Пациент – 62 яшьлек ир-ат. Ул телендәге яман шештән 4-5 ай тирәсе интеккән. Табибларга үз вакытында мөрәҗәгать итмәгән. Муен тирәсендә метастазалар пәйда булгач кына дәваханәгә барган. Ә кичә инде аңа иң яхшы хирурглар операция ясады.
“Онкологик чирләр белән көрәш программасын тормышка ашыру буенча милли проект кысаларында Республика онкодиспансеры югары технологияле операцияләр ясарга мөмкинлек бирүче заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Элек Европада, АКШта башкарылган операцияләр хәзер безнең республикада эшләнә”, - ди республика онкодиспансерының баш табибы вазифасын вакытлыча башкаручы Адель Измайлов.
Читайте нас: