Барлык яңалыклар
Милли проектлар
25 октябрь 2019, 09:04

13 шифаханәдә 36 мең бала ял итә

Балаларны сәламәтләндерү җәһәтеннән республикада зур эшләр алып барыла.

Балаларны сәламәтләндерү җәһәтеннән республикада зур эшләр алып барыла.
БР Сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин белдерүенчә, Башкортстанда бүген 13 дәүләт балалар шифаханәләре эшләп килә. Аларда, гомум алганда, 2604 койка-урын исәпләнә, шуларның 885ендә балалар әти-әниләре белән бергә ял итә һәм дәвалана. Ел саен шифаханәләргә республика казнасыннан 620 миллион сумнан артык акча бүленә.
Шифаханәләрдә дәваланучылар саны елдан-ел үсә бара, 2018 елда әлеге күрсәткеч 36 мең балага җиткән. Агымдагы елның 9 ае эчендә 30 меңнән артык бала дәваланган, бу максатка 680 миллион сум акча тотылган.
Читайте нас: