Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 октябрь 2019, 12:39

Өйдән чыкмый яшәп буламы?

Шундый заманда яшәрбез дип кем уйлаган? Бүген Интернетың булса, өйдән чыкмый да яшәргә һәм эшләргә була.

Киңәш-мазар сорарга дип чыгып чабасы түгел

Шундый заманда яшәрбез дип кем уйлаган? Бүген Интернетың булса, өйдән чыкмый да яшәргә һәм эшләргә була. Моның өчен мөмкинлекләрен дә тудырып торалар. Бу җәһәттән соңгы яңалыкларның берсе – хәзер ил эшкуарларына “Минем бизнес” сайтында онлайн-консультацияләр бирелә башлый.
“Минем бизнес” үзәкләрендә нинди хезмәтләр күрсәтелгән, порталда да шундый ук хезмәтләр булачак. Кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре алар белән читтән торып ел ахырында куллана башларга мөмкин. Бу хакта Русиянең Икътисади үсеш министрлыгы вәкиле Ирина Орел хәбәр итте.
“Минем бизнес” үзәге күрсәткән хезмәтләрне сайтка, онлайн-мәйданга, онлайн-платформага тутыру эшләрен ел ахырына тәмамлаячакбыз. Эшкуарларга безгә килеп консультация алу белән беррәттән онлайн-режимда да консультация, кредитлар алу мөмкинлеге булачак”, – диде ул.

Читайте нас: