Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 октябрь 2019, 06:50

Волонтерлар хәрәкәте колач ала

Бүгенгесе көндә Республика буенча 308 волонтерлар үзәге эшләп килә.

Бүгенгесе көндә Республика буенча 308 волонтерлар үзәге эшләп килә.
Ел азагына кадәр аларга яңадан ун үзәк кушылачак. Өстәвенә, Башкортстан буенча алты зона үзәге эш башлаячак. Алар Мәсәгуть авылында һәм Нефтекама, Октябрьск, Кумертау, Сибай, Уфа шәһәрләрендә урнашачак.
Бу турыда “Яшьләр башлангычларына ярдәм һәм республика волонтерлар үзәге” директоры Ильшат Биккулов хәбәр итте:
-2019 елда “Мәгариф” милли проекты кысаларында “Социаль активлык” дип исемләнгән регион проекты старт алды. Әлегә волонтер үзәкләре Республиканың бар район һәм шәһәрләрендә дә үсешеп китә алмый. “Социаль активлык” төбәк проекты, 2024 елга кадәр бар муниципалететларда да волонтерлар үзәкләренә эшләр өчен уңай шартлар тудырырга тиеш. Волонтерлар оешмаларын 6 зона үзәгенә бүлү дә эшне җиңеләйтәчәк һәм тизләтәчәк, диде Ильшат Биккулов. Чынлап та, нигә кечкенә мәсьәләне хәл итәргә дә Уфага килеп йөрергә. Бер зонага кергән оешмалар арасында тыгызрак бәйләнеш булдырылачак.
Читайте нас: