Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 октябрь 2019, 06:29

Шәхси балалар бакчаларына ярдәм

Бүгенгесе көндә Уфада 100 шәхси балалар бакчасы эшләп килә, әмма бу аз, диләр экспертлар.

Бүгенгесе көндә Уфада 100 шәхси балалар бакчасы эшләп килә, әмма бу аз, диләр экспертлар.
Дәүләт Җыелышы- Корылтай депутаты Римма Үтәшева моңа үз фикерен белдереп: “Өч яшьтән җиде яшькәчә балалар тулысынча диярлек балалар бакчалары белән тәэмин ителгән. Әмма аларда балалар саны артык, шуңа күрә урын тыгызлыгы борчуга сала. Демография уңай якка үзгәреп, күбрәк балалар тууын телибез икән, шәхси бакчаларны да арттырырга кирәк”, -диде.
Республиканың Мәгариф министры урынбасары Илдар Мәүлетбирдин, дәүләт ярдәменә ачыклык кертте: “Мәктәпкәчә шәхси бакчаларны арттыру өчен дәүләт ярдәме җитәрлек. Тик эшкуарлар бу бизнесны ничек башлап җибәрергә белми. Шул уңайдан, Стәрлетамак шәһәрендә “шәхси балалар бакчасы ач” дип исемләнгән бушлай мастер- класслар үткәреләчәк. Стәрлетамакта, сынап карау юлы белән, республика бюджетыннан шәхси бакчаларда тәрбияләнүче һәрбер бала өчен аена 6 мең сум акча бүленәчәк. Әгәр дә бу башлангыч уңышлы дип табылса, 2020 елның 1 сентябреннән республиканың барлык район һәм шәһәрләрендә шәхси балалар бакчасы ачучыларга сертификат бирелеп, дәүләт ярдәме күрсәтелә башлаячак. Шәхси балалар бакчалары хезмәте социаль эшкуарлыкны үстерү булып тора. Ул “Демография” милли проекты кысаларында башкарыла”, диде министр урынбасары.
Читайте нас: