Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 октябрь 2019, 06:37

ГТО тапшыручылар арта

Уфада соңгы өч айда 18 мең кеше ГТО нормативлары тапшырган.

Уфада соңгы өч айда 18 мең кеше ГТО нормативлары тапшырган.
Бу турыда “Башкортстан” хәрби-спорт фонды директоры Виктор Макин хәбәр итте:
- Узган елда 13 мең кеше норматив тапшырган булса, быел икенче кварталда гына да 18 мең кеше бу теләген тормышка ашырды. “Башкортстан” сәүдә үзәгендә эшләп килгән ГТО тестлары үзәге барлык теләк белдерүчеләрне дә кабул итә алмады. Үзәк мәйданы зур түгел иде. Шуңа күрә дә якын көннәрдә үзәк “Динамо” спорт комплексына күчереләчәк. Анда яхшы бассейн да бар. Димәк, теләк белдергән һәрбер кеше бар нормативларны да бер урында тапшыра алачак. Үзәк “Динамо” спорт комплексында 5 ноябрьдән кабул итә башлаячак, -диде үзәк директоры.
Тест тапшыру өчен паспорт һәм медицина белешмәсе кирәк. Тест тапшыру һәм нормативларны үтәү “Демография” милли проекты һәм “Спорт-яшәү рәвеше” регион проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: