Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 октябрь 2019, 15:47

Салкыннарга бирешми торган уҗым булачак

Яңа сорт бодай чыгару өстендә галимнәр берничә ел дәвамында эшләгән.

Яңа сорт бодай чыгару өстендә галимнәр берничә ел дәвамында эшләгән.

Русия фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты селекционерлары “Фән” милли проекты кысаларында яңа сорт уҗым бодаен чыгарган. Аңа “Башкирская 12” дип исем биргәннәр.

Яңа сорт бодай “Башкирская юбилейная”, “Мироновская 808”, “Малахит” һәм “Лютесценс 65737” сортларын чиратлаштырып кушу нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Башкортстан галимнәре бу эшне берничә ел дәвамында алып барган. Аларның сүзләренә караганда, яңа сорт салкыннарга чыдам булуы, мул уңыш бирүчәнлеге һәм бодай бөртекләренең яхшы технологик сыйфатларга ия булуы белән аерылып тора.

Яңа сорт уҗым бодае дәүләт тарафыннан сорт тикшерүенә алынган. Соңгы этапны үткәннән соң һәм иң яхшы дип табылганнан соң, әлеге бодай аграрийларга тәкъдим ителәчәк, дип хәбәр итә Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының матбугат хезмәте.

Читайте нас: