Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 октябрь 2019, 10:53

Цифрлы телевидениегә күчү...

Башкортстанда аналог телевидениесын сүндергәннән соң кайнар линияга ике меңләп кеше шалтыраткан. Бу турыда БР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.

Башкортстанда аналог телевидениесен сүндергәннән соң кайнар линиягә ике меңләп кеше шалтыраткан. Бу турыда БР матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы хәбәр итә.
“Нигездә цифрлы телевидениегә күчү һәм җиһазларны көйләү буенча сорыйлар”, - диләр агентлыкта. Олылар һәм инвалидларга волонтерлар ярдәм итә. Халыкны БСТ каналын көйләү борчый.
14 октябрьдә бөтен ил буйлап федераль телеканалларда аналог телевидение сүндерелде. Русия цифрлы телевидениегә күчте.
Башкортстанда аз тәэмин ителгән гражданнарга – пенсияләренә федераль социаль өстәмә, баласына ай саен пособие алучыларга цифрлы эфир яисә юлдаш телевидениесе җиһазлары алыр һәм аны урнаштырыр өчен дәүләт ярдәм күрсәтә. Сигез меңләп кешегә ярдәм күрсәтелгән дә инде. Ике меңләп кеше приставка буенча компенсация алырга мөрәҗәгать иткән. Җиһазларны көйләргә волонтерлар ярдәм итә.
Сораулар белән кайнар линияга шалтыратырга була. Кайнар линиянең номеры: 8 (800) 347 00 55
Читайте нас: