Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 октябрь 2019, 13:05

Социаль объектлар төзелеше тикшерелде

Республика премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Андрей Назаров Уфа һәм Уфа районында социаль объектлар төзелеше барышын тикшерде.

Республика премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы Андрей Назаров Уфа һәм Уфа районында социаль объектлар төзелеше барышын тикшерде.
Дим бистәсендәге “Дим-6” микрорайонында төзелүче балалар бакчасы графиктан артта калып төзелә. Объект быел файдалануга тапшырылырга тиеш, ә төзүчеләр бинаның икенче катын төзүгә һәм эчке эшләрен башкаруга яңа тотынганнар. Андрей Назаров төзелешне тизләтүне таләп итте.
Ул шулай ук Уфа районының Зубово авылында балалар бакчасы төзелешен дәүләт контрактында каралган вакытка тәмамларга кушты. 260 урынга исәпләнелгән балалар бакчасында эчке бизәү, вентиляция системасы җайланмасын урнаштыру эшләре бара.
Андрей Назаров Уфа районының Чесноковка авылындагы социаль объект төзелеше барышын да тикшерде. Биредә 640 укучы урынга мәктәп һәм 160 урынга балалар бакчасы төзелә. Мәктәп блогында уку классларыннан тыш, китапханә, малайлар һәм кызлар остаханәләре, медицина пункты, ашханә, азык-төлек блогы, музыка, физкультура, гимнастика, актлар заллары булачак. Балалар бакчасы белән берләштерелгән мәктәп өр-яңа корылмаларга баетылып, 2019 елның декабренә тапшырылачак.
Читайте нас: