Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 октябрь 2019, 10:52

Шулкадәр утыртырлар дип кем уйлаган!?

Сентябрь уртасында башланган “Урманны саклыйк” акциясенә бигрәк тә ирекмәннәр дәррәү кушылды. Акциянең якынча нәтиҗәләре буенча әлегә алар 25 миллион агач утырткан!

Нәрсә утыртканнар дисезме?

“Экология” милли проекты эшләп килүе турында хәбәрдарсыздыр, мөгаен. Менә шушы проект кысаларында ил буенча агач утырту эшләре бара.

Сентябрь уртасында башланган “Урманны саклыйк” акциясенә бигрәк тә ирекмәннәр дәррәү кушылды. Акциянең якынча нәтиҗәләре буенча әлегә алар 25 миллион агач утырткан! Бу матур чара 31нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм шуңа кадәр тагын 5 миллион агач утыртырга ниятләре.

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының порталында язылуынча, акциядә Русия буенча 2 миллион кеше катнашкан. Алар арасында төрле һөнәр ияләре – җәмәгать эшмәкәрләре дә, шоу-бизнес вәкилләре дә бар.

Синең дә үз агачыңны урыртырга уең бармы? Тик кая урыртырга белмисеңме? Шулай икән, “сохранимлес.рф” порталындагы интерактив картаны табарга кирәк. Анда ил төбәкләрендәге агач утырту урыннары билгеләнгән. Шуның буенча үзеңә уңайлы урынны сайлыйсы гына кала.

Читайте нас: