Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 октябрь 2019, 12:43

Республикада фермалар күпләп төзеләчәк

2024 елга Башкортстанда товар сөт җитештерүен икеләтә — быелгы 735 мең тоннадан 1,2 миллион тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла.

2024 елга Башкортстанда товар сөт җитештерүен икеләтә — быелгы 735 мең тоннадан 1,2 миллион тоннага кадәр җиткерү планлаштырыла. Ничек итеп дисезме?
БР премьер-министры урынбасары вазифасын башкаручы— авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәйзрахманов белдерүенчә, моңа инвестиция проектларын, технологик модернизация системасын тормышка ашыру, селекция токымчылык эшләрен төзү, мал азыгын җитештерү системасы нәтиҗәлелеген арттыру, мөгезле эре мал санын идентификацияләү, көтү белән идарә итүнең санлы системасын кертү һәм сөт җитештерүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтүне арттыру исәбенә ирешү планлаштырыла.
Быел республикада сөт тармагын үстерү комплекслы программасын тормышка ашыру исәбенә 8 объект төзеп бетерү күзаллана. Аларның гомум суммасы 8,7 млрд. сум күләмендә бәяләнә. Болар Ярмәкәй районында “Семен-Макар” терлек комплексы, Калтасы районында сөт җитештерү юнәлешендәге терлек фермалары төзелешенең беренче чираты, Чакмагыш районында сөтчелек-товар фермасы, Илеш районында сөт җитештерү комплексы, Әбҗәлил районында роботлаштырылган ферманың беренче чираты, Яңавыл районында сөт җитештерү, Зианчура районында сөтчелек-товар фермасы, шулай ук Мәләвез районында ферманың беренче чираты төзеп бетереләчәк дип күзаллана.
Төп инвестиция проектлары барысы да үз вакытында тормышка ашырыла. Киләсе елга төбәктә 23 миллиард сумлык инвестиция проектлары планлаштырылган. 2024 елның план күрсәткечләренә ирешү өчен ел саен кимендә 9—10 проект гамәлгә ашырылырга тиеш. Иске мал абзарларын ремонтлау исәбенә түгел, ә яңа заманча фермалар төзү исәбенә генә товар сөтен җитештерү күләмен арттыруга ирешеп булачак, дип саный Илшат Фәйзрахманов.
Читайте нас: