Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 октябрь 2019, 08:57

Бала табаргамы, юкмы?

Беренче баланы тудыру четерекле мәсьәләгә әйләнә башлаган.

Русиядә соңгы елларда беренче бәбиләрен алып кайтучы гаиләләр саны кими башлаган.
Аның каравы, икенче һәм өченче сабыйларын тудыручылар исемлеге арта бара икән. Бу хакта илнең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итте.
Социаль тәэминат буенча бөтендөнья саммитында чыгыш ясаганда ул: “Элек дәүләт гаиләләрдә икенче һәм аннан соңгы балаларның аз туу проблемасы белән очраша иде, хәзер, киресенчә, беренче балалар туу күрсәткече төшә”, – диде ул. Ә икенче һәм өченче балаларның дөньяга килүе дәүләттән ярдәм күрсәтелү нәтиҗәсе дип аңларга кирәк дигән фикердә министр.
Топилин әйтүенчә, хәзер дәүләт беренче балаларның күбрәк тууын игътибарга алып эшләячәк. Ярдәмнең сыйфатына, аның нәтиҗәле булуына аерым басым ясалачак дип белдерде ул.
Читайте нас: