Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 октябрь 2019, 12:29

“Агыйдел” федераль акчаларга дәгъва итә

Русия икътисади үсеш министрлыгында “Агыйдел” индустриаль паркын яңартуга федераль субсидияләр бүлү мәсьәләсе тикшерелгән.

Русия икътисади үсеш министрлыгында “Агыйдел” индустриаль паркын яңартуга федераль субсидияләр бүлү мәсьәләсе тикшерелгән. Атап әйткәндә, сүз 45 километр озынлыгындагы Нефтекама — Агыйдел тимер юл тармагын төзү турында бара.
Бу мәсьәлә быел июльдә БР башлыгы Радий Хәбиров Агыйделгә эш сәфәре белән баргач тикшерелгән иде. Индустриаль парк мәйданына инвесторлар килсен өчен тимер юл тармагын реконструкцияләргә кирәк. Реконструкция 318 миллион сум күләмендә бәяләнә. Бу акчаларның 75 процентын республика федераль үзәктән сорый.
Русия икътисади үсеш министрлыгы да, республика да Агыйделгә булышу җәһәтеннән шәһәргә инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсен чишәргә тырышалар.
“Агыйдел” индустриаль паркының гомум мәйданы 166 гектар тәшкил итә. Әлеге вакытта ул Башкортстанның төп сәнәгать районнары белән автомобиль юллары белән генә бәйләнгән.
Читайте нас: