Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 октябрь 2019, 06:21

Уфада Русия-Израиль медицина форумы үтте

Медицина форумына килгән делегация составында – Израильнең әйдәүче белгечләре. Делегацияне “Хорев” медицина үзәгенең баш табибы, медицина фәннәре докторы Роман Барак җитәкләде.

Медицина форумына килгән делегация составында – Израильнең әйдәүче белгечләре. Делегацияне “Хорев” медицина үзәгенең баш табибы, медицина фәннәре докторы Роман Барак җитәкләде.
Чараның төп максаты – эксперт һәм фәнни мөмкинлекләр консолидациясе, медицина ярдәме күрсәтүне оештыру өлкәсендә Русия-Израиль фәнни-практик хезмәттәшлекнең аеруча мөһим юнәлешләрен билгеләү.
18 октябрьдә үткән чаралар кысаларында “Торатау” Конгресс-холлында белгечләр “Кардиология, “Онкология”, “Педиатрия” профильле секцияләр буенча эшләде.
Арытабан форум эшен Уфаның медицина оешмаларында һәм Башкорт дәүләт медицина университетында дәвам итте. Чарада катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.
“Бүген бездә кунакта Израильнең әйдәүче белгечләре – педиатрлар, терапевтлар, хирурглар һәм реаниматологлар. Безгә Израиль медицинасының онкология, кардиохирургия, иммунология, гематологиядә ирешкән уңышлары билгеле. Андагы клиникаларда иң яхшы профессионаллар эшли. Зур горурлык белән алар арасында безнең университетны тәмамлаучылар да булуын әйтәм. Алдынгы клиникалар белән хезмәттәшлек итү медицина ярдәменең сыйфатын күтәрү, тәҗрибә уртаклашу, заманча кадрлар әзерләү җәһәтеннән безнең өчен үтә дә мөһим. Иң мөһиме, бу теләкнең ике яклы булуы мөһим”, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: