Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 октябрь 2019, 13:19

Милли проектларны тормышка ашыру югары дәрәҗәдә

18 октябрьдә Башкортстанга эш сәфәре белән “Бердәм Русия” федераль мониторинглау төркеме килде. Аның төп максаты – милли проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту.

Башкортстанда милли проектларны тормышка ашыру дәрәҗәсен Федераль эшче төркем бәяләде.
18 октябрьдә Башкортстанга эш сәфәре белән “Бердәм Русия” федераль мониторинглау төркеме килде. Аның төп максаты – милли проектларны тормышка ашыруны контрольдә тоту. Төркем составында – Федераль Җыелыш сенаторлары һәм депутатлар.
Дәүләт Думасы депутаты Денис Москвин җитәкчелегендәге эшче төркем милли проектлар эшчәнлегенең нәтиҗәләре белән танышты. Болар – “Торак һәм шәһәр мохите”, “Сәламәтлек саклау”, “Халыкара кооперация һәм экспорт”, “Демография”, “Экология”, “Санлы икътисад”, “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативаларына ярдәм күрсәтү”, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары”.
Мониторинг кысаларында контрольлек итүче төркем төп объектларда - мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында, ишек алларында, җәмәгать транспортында, предприятиеләрдә, медицина учреждениеләрендә, автоюлларда булды.
Милли проектлар объектларын эшче төркем әгъзалары – Дәүләт Думасы депутатлары Ольга Окунева һәм Татьяна Сапрыкина карап чыкты. Аларны РФ парламенты буенча хезмәттәшләре Рәмзил Ишсарин озатып йөрде. Ул – Башкортстанда “Демография” милли проектының эшче төркеме җитәкчесе.
Парламентарийлар педагогик коллективлар, әти-әниләр җәмәгатьчелеге белән очрашты. Ольга Окунева милли проектларны тормышка ашыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләде. Аныңча, барлык эшләр планга ярашлы режимда алып барыла.
Читайте нас: