Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 октябрь 2019, 06:07

Фатирлы булдылар

Чакмагыш районында Юмаш авылында 95 урынлык балалар бакчасы төзелде.

Чакмагыш районында яңа балалар бакчасы һәм социаль йорт төзелде.
Юмаш авылында 95 урынлык балалар бакчасы төзелеше тәмамланды, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Төзелеш һәм архитектуры буенча дәүләт комитетыннан.
“Ул республиканың 100 еллыгына салынды, - диде Башкортстан Төзелеш һәм архитектуры буенча дәүләт комитетының матбугат секретаре Анастасия Сабликова. – “Бәләкәй ил” исемле балалар бакчасы бик зур һәм иркен. Барлык кирәкле җиһазлары бар, балалар өчен уңайлы шартлар тудырылган”.
Чакмагыш районында яшәүчеләр өчен тагын бер әһәмиятле вакига – 36 фатирлы өч катлы социаль йортны файдалануга тапшыру. Ул Чакмагыш авылының Азатлык урамында урнашкан.
Башкортстан Республикасы Торак фондын үстерү фондының генераль директорының беренче урынбасары Виктор Расейкин муниципалитетка яңа йорттагы алты фатирның ачкычларын бирде, соңыннан аларны ятим балаларга тапшырырга тиешләр.
Социаль-икътисади өлкәдә эшләгән тагын да дүрт гаилә тантаналы шартларда күптән көтелгән фатир ачкычларын алды.
Читайте нас: