Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 октябрь 2019, 11:07

Балалар ялы уңайлы һәм хәвефсез булырга тиеш!

Русия президенты Владимир Путин балалар ялын оештыру һәм аларны сәламәтләндерү белән шөгыльләнүче оешмалар яки эшкуарларга, тиешле реестрда алар турындагы мәгълүматлар булмаган очракта, 500дән алып 1 миллион сумга кадәр штраф билгеләүче федераль законга кул куйды.

Федерация Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары Игорь Фомин әйтүенчә, әлеге законның максаты – балаларның ялын һәм аларны сәламәтләндерүне оештыручыларның эшчәнлеген контрольдә тоту һәм, нәтиҗәдә, балаларның лагерьларда һәм шифаханәләрдә ял итүләрен уңайлылык белән тәэмин итү һәм хәвефсезлекне арттыру.
Читайте нас: