Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 октябрь 2019, 05:17

Цифрлы телевидениега күчтек

Цифрлы телевидениега күчү Башкортстанга да килеп җитте. Ил буенча ел буена барган күчеш 14 октябрьдә тәмамланды.

Цифрлы телевидениега күчү Башкортстанга да килеп җитте. Ил буенча ел буена барган күчеш 14 октябрьдә тәмамланды.

Шул уңайдан, Русия телекоммуникацияләр һәм цифрлы технологияләр министры урынбасары Алексей Волин, илнең телерадиокомпанияләре вәкилләре белән очрашу үткәрде. Очрашу Дәүләт Җыелышы-Корылтай йортында узды. Эшлекле киңәшмәдә проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Дәүләт Җыелышы –Корылтай рәисе Константин Толкачев муниципаль һәм төбәк телеканаллары кирәклеген ассызыклап: “Муниципаль һәм регион телеканалларын кыскарту, мәгълүмат бушлыгына һәм дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат таратуга китерергә мөмкин”, дип чыгыш ясады. Очрашуда чыгыш ясаучы Екатеринбург, Казан, Краснодар, Ижау, Пермь,Чиләбе вәкилләре дә төбәк каналларын калдырырга кирәклеге хакында сөйләделәр.

Читайте нас: