Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 октябрь 2019, 07:10

Волонтерлар берләшә!

“Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстанның бөтен шәһәрләрендә һәм районнарында волонтерлар үзәкләре булдырылачак.

“Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстанның бөтен шәһәрләрендә һәм районнарында волонтерлар үзәкләре булдырылачак.
Әле республикада 308 волонтер үзәге эшли. Ел ахырына кадәр тагын ун шундый үзәк ачылачак. Мондый үзәкләр 2024 елга төбәкнең бөтен шәһәр һәм районнарында тулысынча төзелеп бетәчәк.
Аннан тыш, Уфа, Нефтекама, Октябрьский, Күмертау, Сибайда һәм Дуван районы үзәге Мәсәгутьтә алты зональ ресурслы үзәк эшли башлаячак.
Ел башыннан бу юнәлештәге семинарларда 600 артык кеше катнашкан. 93 волонтер сертификат алган һәм алар бу өлкәдә эшләргә эзер.
Республика волонтерлар үзәге хәрәкәте 2014 елдан бирле эшли. 2016 елда ул алдынгылар рәтендә Русиянең волонтерлар үзәге ассоциациясенә кертелде. Ресурслы үзәк дәрәҗәсенә лаек булды. “Изге эшләр төбәге” бөтенрусия конкурсында җиңеп, Русиянең иң яхшы үзәге дәрәҗәсенә дә лаек булды.
Читайте нас: