“Сезнең төп һәм иң зур бурычыгыз – ул гаилә, аны саклау һәм иминлеген тәэмин итү. Татулык, мәхәббәт һәр үзара аңлашу хакимлек иткән күп балалы гаилә ул иң зур байлык. Бу гаиләдәге әниләр чынлап та каһарманнар. Сез барыгыз да яшь буынга матур үрнәк өлгесе булып торасыз. Илдә демография мәсьәләсе әле дә актуаль булып кала килә. Безнең республиканың, илнең киләчәге власть органнарының, җәмәгатьчелекнең бу юнәлештә эшне ничек алып баруына бәйле”, – диде Константин Толкачев.