Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 октябрь 2019, 16:55

Дарулар өлкәсенә – ныклы контроль!

Соңгы чорда Русия дәваханәләрендә һәм даруханәләрдә кайсыбер даруларга кытлык күзәтелүе хакында күп сөйләнә.

Соңгы чорда Русия дәваханәләрендә һәм даруханәләрдә кайсыбер даруларга кытлык күзәтелүе хакында күп сөйләнә.
-Башкортстанда дару препаратлары җитешмәү турындагы хәбәрләр контрольдә булырга тиеш,- диде республика башлыгы Радий Хәбиров хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә.-Без дарулар сатып алу өчен акча чыганакларын арттырдык. Шулай ук ташламаларга ия булучылар саны артуын аңлыйбыз.

Акчаларны бүләбез, ләкин шунысы мөһим – медучреждениеләр аларны безнең кулланучыларга тулы күләмдә илтеп җиткерергә тиеш. Моның артыннан кыклы контроль булсын.
БР сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, Башкортстанда дарулар белән тәэмин итүне финанслау артачак. Мәсәлән, 2020 елга әлеге максатка республика казнасыннан 2,8 миллиард сум акча бүлү планлаштырылган. Бу миллиард сумга артыграк дигән сүз.

Читайте нас: