Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 октябрь 2019, 18:59

Юллар игътибар үзәгендә

2019 елда Республика юлларын төзекләндерү һәм тәртиптә тоту өчен 3 миллиард 111 миллион сум бүленгән.

2019 елда Республика юлларын төзекләндерү һәм тәртиптә тоту өчен 3 миллиард 111 миллион сум бүленгән.
1 октябрьгә, бүленгән акчаларның 80 проценты файдаланылган да инде. Башкортстанда 626 төбәк һәм муниципалитетлар арасындагы юллар кулланылышта. Аларның озынлыгы 13 мең чакрымнан артык.
“Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проект кысаларында, юл техникасы яңартыла. Кышкы чорда юлларны эшкәртү өчен 7 мең 940 тонна реагент әзерләнгән. Уфа урамнарын кардан тазарту өчен 224 миллион сумга, 36 данә махсус техника сатып алынган. Гыйнвар аенда, 132 миллион сумга, тагын 37 данә техника кайтарылачак. Башкалабызның 1 мең 567 чакрымга сузылган 1 мең 748 урамын кардан тазарту өчен бу гына җитешми, әлбәттә.
Читайте нас: