Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 октябрь 2019, 15:00

Санкт- Петербурга барабыз!

Башкортстанның 100 -еллыгы уңаеннан 9 - 12 октябрь көннәрендә Санкт-Петербургта Башкортстан мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре узачак.

Башкортстанның 100 -еллыгы уңаеннан 9 - 12 октябрь көннәрендә Санкт-Петербургта Башкортстан мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре узачак.
Очрашу программасында осталык мәктәпләре, үстерүче семинарлар, лекцияләр, студентлар, башкорт иҗтимагый оешмалары белән очрашулар, күргәзмәләр, сәнгать осталары чыгышы көтелә.
Республика көнендә аеруча бай программа узачак.
Флешмобта бәйрәм чараларында катнашучылар Башкортстан гимнын җырлаячаклар.
Режиссер Булат Йосыповның «Бабич» фильмын караячаклар, иҗади төркем белән очрашу көтелә.
Яшьләр өчен күп программалар эшләячәк.
Чаралар Башкортстан сәнгать осталары һәм Санкт-Петербургның фольклор коллективлары чыгышы белән тәмамланачак.
Читайте нас: