Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 октябрь 2019, 06:06

Радий Хәбиров авылларны төзекләндерү программасын булдырырга тәкъдим итте

“Без шәһәр мөхитен төзекләндерү программасы өчен рәхмәтлебез. Ләкин республикада халыкның 40% авыл җирендә яши. Бездә зур авыллар күп.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш министрлыгы стратегик сессиясенең пленар киңәшмәсендә авыл җирендәге торак пунктларын төзекләндерү буенча программа булдырырга тәкьдим итте.
“Без шәһәр мөхитен төзекләндерү программасы өчен рәхмәтлебез. Ләкин республикада халыкның 40% авыл җирендә яши. Бездә зур авыллар күп. Хәзер кешеләр күп нәрсәне күрә, аларның дөньяга карашы үзгәрә. Әгәр элек авылда сквер яки парк турында сөйли башласаң, кәртәгә чыгу белән парк башлана, дигән җавапны ишетергә була иде. Хәзер авыл халкы да үзләрендә төзекләндерелгән уңайлы биләмәләр булуын сорый. Хатын-кыз туфли киеп, бала белән якты һәм хәвефсез урамда йөри алырга тиеш.
Бу, әлбәттә, министрлыкка сорау түгел, ләкин без авыл биләмәләрен үстерү буенча программаларны да акча белән тулыландыру җәһәтеннән карарларны зур түземсезлек белән көтәбез. Авыл биләмәләрен дә төзекләндерергә теләр идек. Гариза өчен кирәкле документларны тапшырдык”, - диде Радий Хәбиров.
Торак-коммуналь хуҗалыгы – халык өчен көнүзәк темаларның берсе, һәрчак республика һәм урындагы властьларның игътибар үзәгендә, тип билгеләде төбәк башлыгы. “Бездә шундый комплекслы, акча белән ныгытылган комплекслы программаның булганы юк иде. Хәзер шәһәрләр уңайлырак һәм матурырак булсын өчен мөмкинлегебез бар. “Уңайлы шәһәр мөхитен булдыру” милли проекты кысаларында тирә-якны тулысынча үзгәртү бара, дип исәпли республика башлыгы.
Читайте нас: