Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 октябрь 2019, 06:22

“Кузнецов Затон”ы кебек бистәләр илдә аз

Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәрендә “Кузнецов Затоны” микрорайоны төзелеше белән таныштылар һәм канәгать калдылар.

Русия төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Владимир Якушев белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Уфа шәһәрендә “Кузнецов Затоны” микрорайоны төзелеше белән таныштылар һәм канәгать калдылар.
Якушев республикага “Торак һәм уңайлы мохит” милли проектының ничек гамәлгә ашырылуы белән танышу максатыннан килде. Ул шулай ук Русия торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүнең төп юнәлешләре буенча киңәйтелгән стратегик сессиядә катнашты.
Бүгенге көндә “Кузнецов Затоны” бистәсе Уфада төзелеш алып барылган иң зур микрорайоннарның берсе булып тора. Аның төзелеше белән Башкортстан Республикасының торак төзелешен үстерү фонды шөгыльләнә.
Төзелеш 30 гектар җирне били. Нигездә монда социаль торак урын ала. Хакы базарныкыннан күпкә арзанрак, ди республика хөкүмәте вице-премьеры вазифасын башкаручы Рәиф Абдрахимов. Уфа шәһәренең беренчел торагында хаклар быел сентябрь аенда бер квадрат метрына 65 мең сум тәшкил иткән. Дәүләт төзүчеләре исә социаль программа буенча фатир хакларын квадрат метрын 41,9 меңнән сата. Бу микрорайон 7,54 мең кешегә исәпләнгән. Гомумән алганда анда 33 күп фатирлы йорт төзү планлаштырыла. Анда 4320 фатир булачак, ди Рәиф Абдрахимов. Беренче сигез йорт былтыр кулланылышка тапшырылган. Ул вакытта 900 гаилә яңа фатир ачкычлары алганнар. Быел 549 фатирлык ике яңа йортны тапшырырга ниятлиләр. Ел азагына кадәр 1 553 фатирга исәпләнгән 11 яңа йорт төзелеп бетәчәк. “Кузнецов Затоны” бистәсендәге йортларны 2020 елда төзеп бетереп, соңгы 14 йортны тапшырачакбыз, дип ышандыралар власть әһелләре. Шулай ук монда 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, 1 225 укучыга мәктәпне үз эченә алган күпфункцияле үзәк тә булачак.
Төзелеш барышы белән танышкан Владимир Якушев бу микрорайонны “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларындагы “Стимул” федераль программасына керергә өметле проект дип атады.
“Мондый микрорайоннар илдә күп түгел, - диде ул. – Архитектурасы да “Стимул”га эләгер өчен лаеклы”.
“Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты 2024 елга кадәр исәпләнгән. Аны финанслау 1 трлн. сумнан артып китә. Милли проектның максаты – ел саен 120 млн. квадрат метр торакны кулланылышка тапшыру һәм ел саен 5 млн. русияленең торак шартларын яхшырту.
Читайте нас: