Барлык яңалыклар
Милли проектлар
4 октябрь 2019, 07:08

Медикларга лаеклы түләнергә тиеш!

Кремльдә узган сәламәтлек саклауның беренчел звеносына багышланган киңәшмәдә Русия президенты Владимир Путин катнашты.

Кремльдә узган сәламәтлек саклауның беренчел звеносына багышланган киңәшмәдә Русия президенты Владимир Путин катнашты. Ул анда медицина хезмәткәрләренең окладын күтәрү компенсация түләүләре күләмендә чагылмавын контрольдә тотарга кушты. “Шунысы мөһим: оклад өлешен күтәргәндә компенсация түләүләре түбәнәймәскә тиеш. Мондый фокус булырга тиеш түгел”, дип искәртте ул. Президент әйтүенчә, табибларның эш сыйфаты һәм нәтиҗәлелегеннән күп нәрсә тора: кешеләрнең гомер озынлыгы, демография һәм милләтнең сәламәтлеге. Ул шулай ук октябрьдә сәламәтлек саклау мәсьәләләре буенча Дәүләт советы утырышы үткәрергә вәгъдә бирде.
Читайте нас: