Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 октябрь 2019, 11:00

Экспертлар ТКХ мәсьәләләрен тикшерәчәк

2—4 октябрьдә Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Русия торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенең төп юнәлешләре буенча киңәйтелгән стратегик сессиясе үтәчәк.

2—4 октябрьдә Уфаның “Торатау” конгресс-холлында Русия торак-коммуналь хуҗалыгы үсешенең төп юнәлешләре буенча киңәйтелгән стратегик сессиясе үтәчәк.

Илнең әйдәүче экспертлары Русия президенты Владимир Путин фәрманы буенча әзерләнгән “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектын тормышка ашыру белән бәйле мәсьәләләрне тикшерәчәк. Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау төбәк программасы да игътибар үзәгендә булачак.


Сессиянең эше бик бай һәм төрле булачак дип атала. 2035 елга кадәр күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау үсеш стратегиясе, ТКХ тармагында закон инициативалары, энергия саклау һәм энергия нәтиҗәлелеген күтәрү һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алышулар яңгыраячак.


Моннан тыш, киңәйтелгән стратегик сессия кысаларында VI Күпфатирлы йортларның гомум милеген капиталь ремонтлау төбәк операторларының бөтенрусия съезды да үтәчәк. Съездда катнашучылар сыйфат контроле системасы, капремонт өчен взнослар буенча бурычлар, күпфатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү өчен подряд оешмаларын җентекле сайлап алу мәсьәләләрен тикшерәчәк.


“Башинформ” буенча.
Читайте нас: