Барлык яңалыклар
Милли проектлар
1 октябрь 2019, 17:59

Балаларга бүләк!

“Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстан ресубликасында 6 балалар бакчасы грант отты.

“Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкортстан ресубликасында 6 балалар бакчасы грант отты. Алар 2020 елда федераль бюджеттан субсидия формасында ата-аналарга психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтү максатыннан коммерцияле булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү программасы кысаларында конкурс сайлавын җиңеп чыкты. Җиңүчеләр арасында Уфаның 29, 97 һәм 220 санлы балалар бакчалары, Бөре шәһәренең “Улыбка”, Уфа районы Булгак авылының “Семицветик”, Уфа районы Подымалово авылының “Фантазия” балалар бакчалары бар.
Барлыгы Русиядә 164 мәктәпкәчә булган мәгариф оешмасы грант отты, дип белдерә республика мәгариф министрлыгы.
Грант ата-аналарга психологик-педагогик, диагностик һәм консультатив ярдәм итү хезмәтләрен яки балаларның законлы вәкилләрен, шулай ук ятим калган балаларны үз тәрбиясенә алырга теләүче гражданнарны матди тәэмин итү максатында бирелә. Шулай ук субсидия акчалары мәктәпкәчә балаларның үсешенә шартлар тудыру, мәктәпкәчә белемне гаиләдә алган балаларның ата-аналарына психологик-педагогик, методик һәм консультатив ярдәм күрсәтүгә юнәлтеләчәк.
Читайте нас: