Барлык яңалыклар
Милли проектлар
29 сентябрь 2019, 02:20

Чүп-чар эшкәртүче комплекслар һәм полигоннар кирәк

Башкортстанда алдагы биш елда экология өчен куркыныч булган чүп-чарны юкка чыгару буенча зур эшләр башкарылачак.

Башкортстанда алдагы биш елда экология өчен куркыныч булган чүп-чарны юкка чыгару буенча зур эшләр башкарылачак.


Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның Указындагы мәсьәләләргә аңлатма биреп, республиканың экология министры вазифасын башкаручы Урал Искәндәров брифингта болай диде: “Гамәлдә булмаган яки хуҗасыз 2,9 меңнән күбрәк чүплекләр рекультивацияләнәчәк. Аларда 25 млн. кубометрдан күбрәк калдыклар җыелган. Бу максатларга 21 млрд. сум акча кирәк булачак”.


Урал Искәндәров әйтүенчә, моның өчен “Спецавтохозяйство” һәм “Экосити” төбәк операторлары Уфа һәм Ишембай районнарында чүп-чарны эшкәртүче заводлар төзиячәк. “Спецавтохозяйство” үз проектына - 3,6 млрд. сум, “Экосити” 410 млн. сум акча инвестицияләргә планлаштыра.


Барлыгы төбәктә чүп-чарны сортировкалаучы 10 комплекс һәм 10 полигон пәйда булырга тиеш. Аларны төзү өчен федераль бюджет - 117 млн. сум, республика бюджеты 67 млн. сум юллаячак.


Әле Русиядә 7% чүп-чар эшкәртелә. “Экология” милли проекты максатларына ярашлы, 2024 елга калдыклар эшкәртү өлеше 36 процентка җитәргә тиеш.





Читайте нас: