Барлык яңалыклар
Милли проектлар
28 сентябрь 2019, 02:28

Эчәр су – иң мөһиме!

"...Мәдәният йортлары, спорт сарайлары төзегән чакта кайсыбер кешеләрнең сыйфатлы эчәр суга мохтаҗлыгы бар".

Республиканың коммуналь хуҗалыгындагы иң мөһим бурычларның берсе – 19 муниципалитет җирлегендә 29 су белән тәэмин итү объекты төзү яки модернизацияләү.


Беренче объектларныны проектлау эше инде тәмамлану алдында. Гомум алганда, төбәктә “Чиста су” милли проектын тормышка ашыру максатына федераль казна 4,1 миллиард сум акча бүлә.


Әле без монда ниндидер югары нәрсәләр турында хыялланган – мәдәният йортлары, спорт сарайлары төзегән чакта кайсыбер кешеләрнең сыйфатлы эчәр суга мохтаҗлыгы бар. Бу безнең өчен иң зур проблема булырга тиеш. Су – иң мөһиме. Ул булмаган җиргә бар тырышлыгыгызны юнәлтергә, аннан соң гына башка эшләр белән шөгыльләнергә кирәк”, - диде Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров.










Читайте нас: