Башкортстан Башлыгы Указына ярашлы, 2020-2024 елларда Башкортстанда 11,7 мең фатир шәхси газ белән җылытуга күчереләчәк.
“Программаны тормышка ашыру безгә үзәкләштерелгән җылытудан котылырга ярдәм итәчәк. Бу, нигездә, аз катлы төзелешкә кагыла. Шулай иткәндә без җимерелеп баручы җылылык трассаларыннан (алар бүген 70 процент тәшкил итә һәм нәкъ шәхси йортларга кагыла) котыла алырбыз. Кешеләр үз йортларында җылылыкны гарантияле алырга тиеш”, - диде Борис Беляев.