Барлык яңалыклар
Милли проектлар
26 сентябрь 2019, 02:27

Агач бинадан - яңа ФАПка!

Яңавыл районы Истәк авылында “Сәламәтлек саклау” милли проекты акчасына алынган беренче фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Яңавыл районы Истәк авылында “Сәламәтлек саклау” милли проекты акчасына алынган беренче фельдшер-акушерлык пункты ачылды, дип хәбәр итә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы. Элекке ФАП 1969 елда төзелгән агач бинада урнашкан булган. 2018 елның апрелендә аны авария хәлендә дип тапканнар.


Истәк ФАПы 620 кешене, шул исәптән 134 баланы, хезмәтләндерә.
Бина “Сәламәтлек саклау” милли проектының “Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” проекты кысаларында алынган. Агымдагы елда БР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан

– 29 модульле ФАП алу, аларның 6сы халык саны 100 кешедән күбрәк булган авылларда (элек анда ФАП булмаган); 23 авария хәлендәге бинаны алыштыру;

– Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы программасы буенча өч ФАП төзү;

– 27 күчмә медицина комплексы (7 флюорограф һәм 20 күчмә ФАП) алуны планлаштырылган.

Әлеге максатка 376 млн сум юланган. Шуларның 266,2 млн сумы – федераль бюджеттан.
Читайте нас: