Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 сентябрь 2019, 20:59

“Үсеш ноктасы” – Кушнаренконың 1 санлы мәктәбендә!

Балалар һәм аларның әти-әниләре һушлары китеп яңа якты кабинетларга күз сала.

Бүген, 24 сентябрьдә Русия төбәкләрендә телемост режимында “Үсеш ноктасы” үзәкләренең тантаналы ачылышы булып узды.

Республикада федераль телемостка тоташтыру Кушнаренко авылының 1 санлы мәктәбе нигезендәге “Үсеш ноктасы” үзәгендә оештырылды.


“Моңа кадәр берьюлы 2 меңнән артыграк мәктәпләрдә яңа институцияләр булдыруга юнәлтелгән проектлар башлап җибәрү тәҗрибәсе юк иде әле. Бу зур команда һәм педагоглар хезмәте. Бу яңа дөнья, анда балалар кереп, үзләрен уңайлы хис итәргә, һәм бу технологияләрне куллана белергә тиеш”, - диде РФ мәгариф министры урынбасары Марина Ракова.
“Үсеш ноктасы” үзәкләре “Мәгариф” милли проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында булдырылган. 2019 елда “Үсеш нокталары”н булдыруга федераль бюджеттан 3 миллиард сумнан артыграк акчалар бүленгән.
Материаль-техник базаны яңартуга республика 2019 елда 208,5 миллион сум алды.

“Үсеш ноктасы” үзәкләрен ачу яңа уку елының үзенчәлеге булып тора. Балалар һәм аларның әти-әниләре һушлары китеп яңа якты кабинетларга күз сала. Аларны яңа җиһазлар, мәктәпләрнең визит карточкасына әверелгән фирмалы логотиплар кызыксындыра. Мөгаен, укуга да аларның игътибары бермә-бер арткандыр.
Һәр “Үсеш ноктасы” заманча җиһазландрылган һәм бердәм стильдә оештырылган белем бирү мохитеннән гыйбарәт. Ул 3 өлкәдә кулланылачак: информатика, технология һәм тормыш иминлеге нигезләре.
Мәктәпләр өчен сатып алынган яңа җиһазлар исәбендә күпфункцияле корылмалар, ноутбуклар, мобиль һәм интерактив комплекслар, 3D-принтерлар, аккумуляторлы дрельләр, җилемле пистолетлар, электр пычкылары (лобзик), медицина тренажерлары, манекеннар, беренче ярдәм комплектлары бар.

Русиядә барлыгы 49 “Үсеш ноктасы” ачылды. Безнең республика төбәкләр арасында аларның саны буенча 3 урында тора.



Читайте нас: