Барлык яңалыклар
Милли проектлар
24 сентябрь 2019, 11:50

Башкортстаннан 13 предприятие катнаша

2019 елда Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү программасын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 178 миллион сум алырга тиеш.

Башкортстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрергә җыена. Ничек итеп дисезме? Әлбәттә, белемне күтәрү, хезмәтчәннәрне яңадан укыту исәбенә.


Мәгълүм булуынча, Русия президенты Владимир Путин күрсәтмәсе буенча “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм мәшгульлеккә булышу” милли проекты тормышка ашырыла. Шуның нигезендә хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүне тәэмин итү буенча мәшгульлеккә булышу һәм хезмәт базары нәтиҗәлелеген күтәрү төбәк проектлары кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәтчәннәренең белеме күтәреләчәк.


Әлеге программада Башкортстанның 13 агропредприятиесе катнаша. Шуларның бишесенә эшчеләрнең квалификацияләрен күтәрү өчен 69,7млн. сум күләмендә акча бүленгән. Алар: “Турбаслы бройлеры”, “Башкирская” кошчылык фабрикасы, “Алексеевский” созвхозы, Калинин исемендәге агросәнәгать предприятиясе һәм Мәсәгуть сөт-консерва комбинаты. АПКның тагын 4 предприятиесе проектка якын көннәрдә кушылачак.


Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләре белем бирү учреждениеләре белән килешүләр төзи. Мәсәлән, “Алексеевский” совхозы хезмәтчәннәренең белемен арттыру белән Дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе шөгыльләнәчәк.


“Биш йөзгә якын кеше программа кысаларында квалификацияләрен күтәрәчәк. Алар теплица, терлек комплексы, сөт һәм булка ризыклары подразделениеләре хезмәткәрләре”,—дип белдерә БАГСУ ректоры Илгиз Кызыргулов.


2019 елда Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү программасын тормышка ашыру өчен федераль бюджеттан 178 миллион сум алырга тиеш. Әлеге вакытта хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру программасында республиканың 30дан артык предприятиесе катнаша. Ел ахырына кадәр катнашучылар саны 50гә җитәчәк дип күзаллана.
Читайте нас: